Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Олыгаю

Олыгаю матурлыкны ала...

Яшьлек бездән бик еракта хәзер,

Ничә дистә еллар аера.

Шау чәчәктәй аткан яшьлегемнең

Берәм-берәм таҗы коела.

Олыгаям бугай, әни кебек,

Бер үк сүзне кат-кат кабатлыйм.

Элегерәк йөгереп йөри идем,

Хәзер салмагырак мин атлыйм.

Олыгаю матурлыкны ала,

Исәнлекне ала сиздереп.

Алай гынамы соң, өстәп бирә

Чәчкә ап-ак кырау тидереп.

Әкрен генә олыгайганыңны

Балаларга карап аңлыйсың.

Акыл белән аңлыйсың да кебек,

Үз-үзеңне барыбер алдыйсың.

Көзгеләргә һич карыйсы килми,

Бер чит кеше тора шикелле.

Әйе, олыгаям бугай, тик нигәдер,

Ышануы ай-һай икеле.

Йөрәк кенә һаман унсигездә

Бер үзгәрми, гел шул яшь әле.

Ничә яшем тулса да син, йөрәк,

Туктый күрмә, мәңге яшәле!  

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев