Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Өйрәнәмен кабат яшәргә 

Соңгы сулышкача яшәр миндә синең йөрәгең...

Вакыт туктап калды дөньялыкта

Синең белән бергә. Нишләргә?

Алга барыйм дисәм, көчем җитмәс

 Синсез генә ялгыз атларга.

Мин бер томан кебек йөрим күләгәңдә –

Өйрәнәмен ялгыз тормышка.

Белмим. Ничек шулай килеп чыкты, диеп,

Сорау бирәм кайчак язмышка.

Кулларыңны тоям иңнәремдә,

Тоям карашыңның җылысын.

Нишлим? Кая барып атылсам да,

Син юк инде, күрәм бары томан куесын.

Галәмнәрдән эзлим синең күзне,

Йолдызларга тиңлим үзеңне. Кайдан?

 Табыйм чиксез күк йөзендә

Синең назлы, матур йөзеңне?

Сак-сок кебек ике дөньялыкта

Язган икән безгә очарга.

Ничек түзим? Синсез яши белмим.

Күз яшьләрен ничек тыярга?!

Мин бер иркә кочак идем синең белән,

Киң җилкәңә кереп сыенган. Тапмыйм!

Урын - җанга, каннар саркый

Сөю тулып ташкан йөрәктән.

Нәни кызым, ике улым кулдан тарта

Егылганда кайчак авырдан.

 Чүкмә! Алга атла, өйрән диләр,

Үз юлыңны тап син яңадан.

Сабый бала кебек кулым сузам,

Егылмаска тырышам абынып. Күрәсеңме?

Бар көчемне җыеп, алга атлыйм,

Яшәү өчен сиңа табынып.

Бары бер көч тота мине дөньялыкта –

Балаларым, синең сөюең. Ишетәсеңме?

Мин яратам, яратырмын,

Соңгы сулышкача яшәр миндә синең йөрәгең.

Альбина Вәлиева

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев