Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Нокта

Тамырсыз агачтай корыдым...

Куптарып җанымның төбеннән

Урының бушаттым мәңгегә.

Тамырсыз агачтай корыдым.

Ямаулык эзләмим күңелгә.

 

Элпә боз ярамның күлмәге

Эремәс назларга төреп тә.

Чайпалып түгелгән бөтенлек

Яңармас, күз яше түгеп тә.

 

Юк итәм хисләрем кәсәсен,

Ярамның шифасы вакыттыр.

Хушлашу - мәрсия сөюгә.

Һәм нокта. Сүзләрең артыктыр.

 

Айгөл Имамиева.Теләче районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев