Нәни кызым

Мыш-мыш килеп нәни кызым
Кочагымда йоклап ята.
Бер битендә кояш чыга,
Бер битендә ай калка.
Елмаеплар куя кайчак,
Ап-ак төшләр күрә микән?
Болыннарда чәчәк җыеп,
Тәкыялар үрә микән?
Тыныч төннәр сиңа, кызым
Тәмле төшләр генә керсен.
Янәшәңдә ак канатлы
Фәрештәләр саклап йөрсен.
Гөлназ Сөнгәтуллина. Кайбыч районы
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз