Әнкәй язмышы (хикәя)

Бүген никтер ямансу Зиләгә. Әллә  үзе  авырып  киткәнгәме, әллә әнисенең үлгән көннәре якынлашкангамы? Уйлар гел әнисе тирәсендә бөтерелә. Ә бит аның вафатына да ун ел инде. Онытылмый икән, киресенчә, еллар үткән саен юксынасың икән үзен. Аның исәнлеген белеп, җылысын тоеп яшә дә яшә, ә калганы тормыш вак-төякләре генә икән шул. Зилә бер дә әнисе яныннан китмәс иде, битләреннән, кулларыннан сыйпар иде...

Татар халкы тыйнак бит ул. Үбәргә, кочарга читенсенә, матур сүзләр әйтергә дә тыелып тора. Ә бит үз вакытында барысына да өлгерергә кирәк: кочакларга да, яратырга да, үбәргә дә. Зиләнең башкаларга шуны гына искәртәсе килә.

...Бүген кичке уенга чыкмаска булды әле Сәрия. Егетләр дә күп йөри артыннан. Аларны сугыштырасы килми. Игезәк сыңары чыксын әле бүген. Теге  бөрчекле күлмәкне кияргә дә аның чираты. Шулай дип уйлап бетермәде, кемдер ишек шакыды.

- Керергә мөмкинме?

Абау, йөргән егете Габденур тавышы түгелме соң? Нишләп йөри ул монда?

Әниләре дә аңлап өлгерде бугай, сиздерми генә:

- Кем ул анда, кичкырын йөри? – дип куйды.

- Мин идем әле, Хәтирәтти, Сәрияне сорарга кердем

Сәрия чаршау артына сеңде. Әнисе ни әйтер икән? Каршы килергә тиеш. Беркөн генә дә: “Йөрмәсәнә Габденур белән, бәйләнмәсәнә шул нәсел белән”, - дип үтенепләр сорады бит.

Ләкин бүген әнисе әллә ничек кенә ризалашты да куйды бит: Сәрияне чакырып алып, икесенә дә хәер-фатихасын бирде.

И, шунда Габденурны куып чыгарган булса соң, ә? Нишләтәсең: үзем исән чакта кызларымны башлы-күзле итим дигәндер инде. Ул чакта ук үзенә үлем чире тигәнне белгән шул әниләре.

...Башта бик яхшы яшәде алар. Бер-бер артлы өч балалары туды. Менә алар да үсеп  килә. Олы кызлары Зәйнәп техникумга укырга керде, уртанчы кызы Зилә алтынчыда, төпчек уллары Айдар икенче сыйныфта укый.

Сәрияне иң борчыганы шул: соңгы араларда бианасы да, гарип каенсеңлесе дә бик зәһәрләнде; җитмәсә, бианасының сеңлесе Әсма карчык та кысылып, котыртып йөри.

Эштән кайтып керүгә, Сәриянең күзе актарылып ташланган сандыкка төште.

- Нәрсә булды? – дип сорарга өлгермәде, шуны гына көтеп торгандай, ишектән атылып, Әсма карчык килеп керде. Килеп керүгә, өстәлгә сугып:

- Почаму акча җыясың? – дип кычкырып җибәрде.

Сәрия өнсез калды. Бианасы, ул эштә чагында, сандыктагы акчаны барлаган икән. Менә хәзер икәүләшеп аны таларга җыеналар. Ә ул акчалар өй салу өчен җыелган иде. Юк, аңларга исәпләрендә  дә юк. Бер талашсаң, талашасың гына дип, Сәрия, сүзсез генә Зиләсе янына урамга чыкты.

- Әнием, Җиһан апа су ташырга куша, таудан гына алып менеп бирче. Аннан соң үзем алып кайтырмын, - дип үтенгән кызын бик жәлләп куйды Сәрия. Бигрәк бәләкәй шул Зиләсе, кечкенәдән үк көянтә-чиләк белән су ташып үсми кала бит. Ә гарип каенсеңлесе, мәктәпкә киткәнче үк, су ташытып, идән-сәкеләрне себерттерә. Дөрес, эшкә өйрәтүе әйбәт. Ләкин эшнең дә чиге була бит. Юк шул, боларны әйтеп булмый  Җиһанга, әйтә башласаң, табак-савыт оча башлаячак. Бигрәк холыксыз бит. Чире шулай итәдер инде.

Булган тавыш-гауганы, югалган акчаларны иренә әйтеп тормады Сәрия, барыбер ышанмаячак, чөнки, ни әйтсә дә, әнкәсе, гарип каенсеңел хаклы бу өйдә...

Сәриянең үтереп-үтереп кул-аяклары сызлый башлады. Авыз тәме бөтенләй юк – нидер булыр шикелле. Менә бүген дә төшке ашка кайтып кына утырган иде, бианасы бер керә, бер чыга башлады. Савыт-сабаларны шалтырата, чиләкләрне бер урыннан икенче урынга күчерә. Күрә бит югыйсә, оныгы Зилә идән юып йөри. Түзмәде Сәрия:

- Утырып тор инде, әнкәй, - диде. Шуны гына көткәндәй и китте тезеп бианасы, дөньядагы бер начар сүз калмады. Аннан Сәрия алдыннан ризыкны тартып алды, әллә сугам дип, әллә болай кулын күтәрде. Килен куркудан аны этеп җибәрде. Шул гына кирәк булган икән. Урам буйлап: “Үтерәләр, үтерәләр”, - дип кычкырып, урамга чыгып китте ул, аннан кибет идәненә кереп ауды. Ә артыннан  Зилә чыгып чапты.

- И-и, кешедән оят бит, балаларга авыр, иптәшләреннән уңайсыз. Шулай дип уйлап, Сәрия кайгыга батты.

Утыз тугыз яше тулган көндә  Сәрия, чирләп, урынга ятты. Хастаханәдә 7 ай буе кан-яшь түкте хатын. Балаларын сагынды, авырудан сыктады. Бигрәк тә,  иренең килмәве, хәтта хәл белмәве рәнҗетә иде аны. Җитмәсә, беркөн күрше хатыны йөрәген яралап китте. Имеш, бианасына чирле килен кирәкми, улына икенче хатын димли башлаган икән.

Ә бүген Сәрия янына бәгырь кисәкләре – балалары килде. Нинди сөенеч!

- Мин бүтән Зилә апа белән синең янга килмим, - диде кечкенә улы. - Юл буе ютәлли  дә ютәлли, оялып беттем.

- Син, улым, оялма, апаңа булыш кына, ярдәм ит. Булышсаң, терелер ул, - дигән булды ана, ә үзе, кызым тагын чирләгән, кем дәвалый инде аны өйдә, дип борчылып куйды.

- Булышам, әнием, булышам. Су алып кайтырга булышам. Тик безне барыбер Җиһан апа әрли.

- Каршы эндәшмә, улым, ул бит апа кеше, ярамый.

Ул арада Зилә сүзгә кушылды:

- И әни, Айдар – молодец ул. Үзен рәнҗетергә бирми. Әле без аның белән кырык сотый чөгендер дә эшкәрттек. Авыр булды булуын, күрше Минкамал апалар булышты. Үзебезгә мәктәпкә әйбер алырга акча булыр, әйеме, әни?

Балаларының тормышны аңлап үсүләренә Сәрия бер сөенде, бер көенде. Тормыш йөген тартырга иртәрәк түгелме соң әле аларга?

- Әбиегез өйдәме соң?

- Юк, ул кызларына кунакка китте.

- Ә сыерны кем сава?

- Үзем савам, әнием, үзем. Ипи салырга да өйрәндем, сепарат та аерта беләм, - дип, балаларча шатлыгы белән уртаклашты кызы. Зилә үзе әнисенең әле башыннан, әле иңеннән сыйпый, ә Айдар әнкәсенең кочагына сеңгән. Балаларына бик тә, бик тә рәхәт иде әниләре янында.

- Иртән ничек торасың, кызым?

- Әти уята.

- Көтүне дә куасыңмы?

- Куам. Әйбәт булды әле ул, әнием. Без бит күрше кызы Илсөя белән ярышабыз, кем иртәрәк тора, кем иртәрәк өен җыештыра? Аннан соң бер-беребезне тикшерәбез.

- Күрше-күләннәр ничек, кызым?

- Сиңа сәлам әйттеләр. Әле беркөнне мине Сабирҗан бабай мактады, әнием. И кызым, бигрәк яшьли килен хезмәтләре башкарасың шул, ди. Авыр түгел, әнием, без түзәбез, син генә тизрәк терел, тизрәк кайт инде, - дип елап җибәрде Зилә.

Әниләре, кайтса да, сәламәтлеккә бик мантымады шул. Җитмәсә, әтиләре егылып эчәргә тотынды.

Вакытлар үтеп, балалары  гаиләле  булгач  та, авырудан башы чыкмады Сәриянең.  Күзгә карап сулды,  аннары,  дөньяның бар мәшәкатеннән арынып, бакый дөньяга күчте.

“Бу дөньяда күрмәгән рәхәтлекләрне теге дөньяда күр, әнекәем, авыр туфрагың җиңел булсын,” – дип теләп йөри хәзер Зилә күңеленнән. Барыбер әнисе җитми. Аны сагынуын әйтеп-аңлатып  бетерерлек мени?!  Җырдагыча, утырып торсын иде әле, киңәшләрен бирсен иде әле. Әнисенең кулларыннан тотар иде дә Зилә, элеккечә, барысын-барысын да сөйләр иде...

Кеше кадерен вакытында белергә өйрәнәсе иде менә...

Гөлфинә Хамаева

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: