Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Нигә ташладың?

Әй, йөрәгем, кайда чабасың, Ашыксаң да соңга каласың?

Әй, йөрәгем, кайда чабасың,

Ашыксаң да соңга каласың?

Туктап алчы бераз янымда,

Юлың урау әле барасың...

Әллә арыдыңмы туктадың,

Мин тоярлык итеп сукмадың?

Әллә вакытларың җиттеме,

Соңгы тапкыр гына типтеме?

Барып җитми генә картлыкка,

Яшәмичә бер көн шатлыкта.

Уян әле, нигә типмисең?

Теләсәм дә кайчак китмисең...

Гомер буе үзең эшләдең,

Күкрәгемнән минем төшмәдең.

Җаным мине ялгыз калдырып,

Төзәлмәслек хата эшләдең.

Ялгызлыкта калдык икебез,

Безне хәзер гафү итегез.

Әйтче сиңа нәрсә җитмәде,

Өзелделәр яшәү җепләре?!

Гүзәлия Файзуллина. Башкортстан

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев