Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Нигә елый әниләр?

Нигә елый әниләр, Бик авыр булгангамы? Әллә инде болай гына, Күңеле тулгангамы?..

Нигә елый әниләр,

Бик авыр булгангамы?

Әллә инде болай гына,

Күңеле тулгангамы?..

Бервакыт аптырап әнигә,

Дару биреп карыйбыз

"Берәр җирең авыртмыймы?"-,

Диеп кат-кат сорыйбыз

"Юк, авыртмый, болай гына

Күз яшем коела ди,

Читтән сезгә елагандай,

Күрәсең, тоела ди".

Дару фәлән дә кирәкми,

Дәвасы янымда ди,

Шулай күзем яшен коя,

Борчылган чагымда ди.

Ни өчен борчылганны да,

Аңладым синең әни!

Күз яшьләре - бала икән,

Алар дип йөрәк әрни.

Очкын төшеп кабына да,

Җаныңны ялкын ялмый.

Үз балаң булмыйча торып,

Кеше шуны аңламый.

Күз яше керфек очында

Тора икән эленеп.

Күрсәтмәскә тырышсаң да,

Ялтырыйлар күренеп.

Миңа хәзер борчылма дип,

Төрле яклап өндиләр.

Еламыйм да кебек үзе,

"Елак, әни, син!" - диләр.

Шатлыгы да, борчуы да

Яшь булып тәгәриләр.

Теләк теләгәндә булса да,

Елый икән әниләр!

Рушания Ахмадуллина. Чирмешән районы 

Фото: malajastrana

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев