Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Нәрсә соң ул гомер?

Нәрсә соң ул гомер, әйтегезче, Тыныч кына аккан сулармы? Әллә ярларыннан ташый торган, Хыял тулы үткән еллармы?

Нәрсә соң ул гомер, әйтегезче,

Тыныч кына аккан сулармы?

Әллә ярларыннан ташый торган,

Хыял тулы үткән еллармы?

Әллә йөрәк тулы кайгылармы?

Күңел тулы сагыш-моңнармы?

Сөю уты янган йөрәкләрдә,

Бәхет белән аткан таңнармы?

Нәрсә соң ул гомер, әйтегезче,

Әллә дөньялыкны сөюме?

Әллә күңел яраланган чакта,

Хәлсезләнеп янып, көюме?

Ярты гасыр үткән гомеремнең,

Өлгерүле җимеш агачы...

Гүзәлия Фәйзуллина.

 Башкортстан

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев