Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Надан

Мал эченә төренеп әрсезләнде бу заман...

Мал эченә төренеп

Әрсезләнде бу заман.

Сатып алган кәгазь белән

Көн күрә төрле надан.

 

Көннәр түгел, еллар буе

Алар булалар түрә.

Наданнарга дан булганга,

Күпме талантлар үлә.

 

Аларга ни язган шигырь,

Сәхнәләрдәге сәнгатъ.

Корсак тулып, тән туңмаса,

Дөньясы бара әйбәт.

 

Наданнарда соклану юк,

Кызыгу юк шәрәфкә.

Бар омтылу - аш бүлмәсе

Һәм йөгерү бәдрәфкә.

 

Бара бит, чаба дөньясы,

Карамый артка табан.

Ник карасын, аның исеме

Арттан укысаң "Надан".

 

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев