Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәхәббәт мизгелләре

Мәхәббәтне татып яшәгәндә, тормыш борчулары юк сыман.

Мәхәббәтнең мизгелләре төрле:
Көтә-көтә үзәк өзелә.
Кемгә яшьлегендә килә бит ул,
Ә кемгәдер килә көзендә!


Мәхәббәтне татып яшәгәндә,
Тормыш борчулары юк сыман.
Тәүге мәхәббәтен җуйгач кына
Күпләр азмы өзелеп юксынган?!


Сагыну-юксынулар алып кайта
Дәртле язга кинәт кабаттан.
Яфрак ярган яшь агачлар сыман
Искә төшә мизгел - яраткан!

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев