Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәхәббәт фәрештәсе

Дөрес булса, бар ди Җирдә мәхәббәт фәрештәсе...

Дөрес булса, бар ди

Җирдә мәхәббәт фәрештәсе;

уклары бар, мөмкин түгел,

диләр, санап бетәсе.

 

Йөрәгеңә төзәп ата

һәм эләксә шунда ук,

мәхәббәт уты кабына

йөрәгеңдә шунда ук...

 

Кемдер аны шундый эзли,

итек табаны туза.

Тик фәрештә һәрчак аны

нигәдер урап уза.

 

Ә кемдәдер гыйшык уты

дөрләп яна туктаусыз.

Күрәсең аның йөрәге

бер дә тормый укларсыз...

 

Мин рәхмәтле фәрештәгә

йөрәккә ук атканга,

сөю утларында янып,

үз ярымны тапканга.

 

...Моннан кала син, фәрештә,

тырыш инде түзәргә

һәм ашыкма йөрәгемә

бүтән уклар төзәргә...

 

Фаил Вахитов. Башкортстан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев