Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ә минем бит килә очасым

Серләреңне килә чишәсем, сөюеңне өмет итәсем...

Ә минем бит килә очасым,

Зәңгәр болытларны кочасым.

Йолдызлардан сине күзлисем,

Йөрәгеңә юлны эзлисем.

 

Ә минем бит килә очасым,

Кояш кебек балкып торасым.

Серләреңне килә чишәсем,

Сөюеңне өмет итәсем.

 

Ә минем бит килә очасым,

Йомшак җилдәй сыйпап узасым,

Абынганда кулым сузасым,

Кыен чакта терәк буласым.

 

Ә минем бит килә очасым,

Ләйсән яңгыр булып явасым,

Күңелеңә үтеп керәсем,

Күзләреңдә бәхет күрәсем.

 

Ә минем бит килә очасым,

Сөю дәрьясына чыгасым.

Шул дәрьяда сине табасым,

Яннарыңда мәңге каласым...

 

Ә минем бит килә очасым...

Әнисә Шакирова. Аксубай районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев