Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин соңладым...

Ходай язган ахры гомер буе туган җирне сагынып яшәргә...

Еракларга никтер чыгып киттек,

Әллә инде юллар тартканмы,

Еллар узган саен, күңел ешрак

Урап кайта туган якларны.

Үзәкләрне өзеп искә төшә

Су буйлары, бәбкә үләннәр.

Һәр төн саен зифа буйлы таллар

Сагындырып төшкә керәләр.

Ераклардан үзенә тарта сыман

Шаулап үскән иген кырлары.

Балачакта йөгереп, уйнап үскән

Борма-борма басу юллары.

Күпме еллар инде узып киткән

Чит җирләрдә гомер иткәнгә.

Туган җирдән ерак китмәс идем,

Кайтып булса әгәр үткәнгә.

Гомер узган бер дә сизелмичә,

Чәчләргә дә инде бәс кунган.

Яшь вакытта бәхет эзләргә дип

Чыгып киткән идек авылдан.

- Бәхетсез без, - димим, зарланмыймын,

Тормыш бөтен, мохтаҗ түгел без.

Тик авылны җаны-тәне белән

Сагынып яши безнең күбебез.

Яңа мичтән чыккан икмәк исе...

Уйлап куйсаң, күзләр яшьләнә.

Ходай язган ахры гомер буе

Туган җирне сагынып яшәргә.

Көмеш чишмәләрнең чыңлаганы

Китми тора колак төбендә.

Салкын чишмә суы сагыш булып

Ага сыман күңел түренә.

Әти-әни һаман көтә кебек

Күзен алмый кайтыр юллардан,

Соңгы көннәренә кадәр алар

Калдырмады безне догадан.

Шул догалар безне саклагандыр,

Зур юлларда исән йөрткәндер,

- Кайтыр юлга чыкканнардыр, - диеп

Тәрәзәләр зарыгып көткәндер.

Сагынуга һич тә түзә алмадым,

Юлга чыктым – авыл ягына.

Туган җирем! Өзелеп сагынып кайттым,

Дәва эзләп кайттым җаныма!

Әкрен генә таныш урам буйлап

Өй янына килеп туктадым.

Тәрәзләрдә – кадакланган такта,

Үлән басып киткән сукмагын. К

апка ачып керим, - дигән идем,

Кычытканнар усал – җибәрми.

Тыеп торып булмый, күзләремнән

Тамчы-тамчы яшьләр тәгәри.

Туган нигез кушылып елый кебек,

Түзә алмый, сыкрый һәрбер таш,

Өй янында үскән каен дәшә:

- Ялгыштың син, ахры, авылдаш.

Нинди рәхәт җирдә яшәсәң дә

Нигез  барыбер үзенә тарта ул,

- Мәңге кайтмам, - диеп киткәннәр дә

Түзә алмый, барыбер кайта ул.

Кайталар шул, җанга тынгы бирми,

Хатирәләр яши күңелдә.

Мин дә кайттым менә, тик соңладым...

Учакларым инде сүрелгән.

Фирүзә Гыйздәтуллина. Мамадыш районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев