Мин сокланам, сезгә...

Эх, сокланам сезгә, авылымның Чын затлары булган ирләргә - Авылның исемен ул чорларда Яңгыраткан биек үрләрдә!   Ак гранитта уелып хак исемнәр Гасырларда тиеш калырга, Авыл тарихының бер дәверен Киләчәктә искә алырга.   Мин баш иям сезгә еллар аша! Башкаларны эндим шул эшкә. Чиксез рәхмәт сезгә дога булып, Сәвап булып барып ирешсә - Кабул итәрсез бит?! Абыйларым, Әтиемә бүген бу сүзләр: Бәхетле балачак – сезнең өлеш, Йөрәкләрдә - сез салган эзләр!   Нык торырга өйрәттегез безне, Канатлар бирдегез – очарга. Тугрылыкка өндәү сүзегезне, Аклар өчен тырышып, бу чорда Без яшибез бүген. Күрәсездер, Тоясыздыр безнең барышны. Сез әйтәсе васият, бу заманга Туры килеп, хуплар - ярышны.   Хаклык каноннарын хөкемдарлап, Бүген сафта апа-агайлар: Авыл нигезенең төп терәге - Аксакаллар, әби-бабайлар.   Һәркайсыгыз – энҗе бөртегедәй, Авылыбызның чиксез байлыгы: Чын хәзинә туган җиребездә, Хөрмәт ияләре, шатлыгы!   Мин сокланам сезгә, даһи буын, Гомерегезнең тапсыз юлына, Һәрберегезнең исемен таштан уеп Һәйкәл куя күңел – халкыма!

Гөлсинә Ханәфи Хайретдинова-Сафина. Димитровград

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: