Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин синең белән бәхетле

Бул һәрчак минем янда!

Язгы ләйсән яңгыр булып
Тамалсам иренеңә,
Җәйге җылы җилләр булып
Кагылсам иңнәреңә.


Көзге салкын яңгырларда
Өрсәм җылы тынымны,
Кояшсыз болытлы көндә
Сибә алсам нурымны.


Карлы, салкын бураннарда
Адаштырмый юлыңнан,
Әйди алсам алга таба -
Кирәксә, маяк булам.


Мин синең белән бәхетле
Булсаң да тик хыялда.
Хыялым тормышка ашсын,
Бул һәрчак минем янда!

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев