Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин шагыйрь дә, язучы да түгел

Мин шагыйрь дә, язучы да түгел, Шигьри хисле бары күңелем. Шигырь юлларына тезә бара, Очланмаган кырлы каләмем. Мин шагыйрь дә, язучы да түгел, Беркемнең дә сүзен урламыйм. Табигатьне тасвирлаган чакта, Тезмим сүз теземен, уйламый. Мин шагыйрь дә, язучы да түгел, Шигьри җанлы олы һәвәскәр. Гаеп-кыегымны төзәтүче, Тәнкыйтьчеләрем юк бер гаскәр. Мин шагыйрь дә, язучы да түгел, Тел белгече була алмадым. Талант тавына да күз салмадым, Дәрәҗәләр эзләп язмадым. Мин шагыйрь дә, язучы да түгел, Күпләр күрмәгәнне күрүче. Шул күргәнне нечкәлеге белән Шигырь юлларына тезүче. Мин шагыйрь дә, язучы да түгел, Әмма язмаларым кадерле. Халкым өчен яшим, иҗат итәм, Төшермәсен алар кадерне.

Рафикова Зиляра Нияз кызы,

Шаран районы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев