Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин - Җир кызы!

Мин — Җир кызы! Гүзәл табигатьле Җир-Анабыз мине яраткан. Кочагыма килеп, назлы җилләр, Сарыла миңа һәр тарафтан.

Җылы яңгыр ява, Мин, әйтерсең, Бәхет чишмәсендә коенам! Яңгыр тамчылары җаннарыма Шатлык өстәгәнен мин тоям! Җиде төстә диләр Салават күпере — Кайсы төсен белмим сайларга. Шул күпердән, әгәр, үтә калсам, Алып китәр икән кайларга?!.. Мине Җиһан үзе Алга өнди — "Көтә сине бәхетең!"— дип дәшә. Ә мин җавап итеп бар дөньяга "Әйе, бәхетле!" — дип эндәшәм. Кочагыма сыйдырасым килә Йолдызларың, Кояш, Аеңны! Мин — Җир кызы ! Рәхмәт, Җир-Анабыз — Адым саен тоям назыңны!

Факия Шәрәфетдинова. Арча шәһәре


фото: fonday.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев