Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин әүлия түгел

Кулым сузмыйм кеше бәхетенә, үземнекен бирмим беркемгә.

Мин әүлия түгел, теләмим дә,

Алга чапмыйм, калмыйм артта да.

Үз юлымнан атлыйм горур басып,

Гайбәт сүзләр кертми колакка.

 

Ялкауланам, бераз арып китсәм,

Кәеф булса, таулар "күчерәм".

Күңелемне әгәр төшерсәләр,

Ачу тотмыйм аңа, кичерәм.

 

Кулым сузмыйм кеше бәхетенә,

Үземнекен бирмим беркемгә.

Ярарга да тырышмыйм мин,

Икейөзле булып, һичкемгә.

 

Яла якмыйм, нахакны да сөймим,

Кешенекен саклыйм сер итеп.

Шуңа күрә тыныч күңел белән

Яши беләм дуслар, бер итеп!

Лилия Саттарова. Арча шәһәре

фото: animation.99px.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев