Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин – бер тургай

Мин – бер тургай күктә. Тыңла!

Мин – бер тургай күктә,
Тыңла!
Җырым җитсен сиңа, аңа!
Телләремдә – яз сәламе,
Канатымда кояш яна!
Мин – бер тургай
Тыңла!
Каеннарга җитсен моңым!
Баш калкытсын умырзая,
Бер иркенләп алсын тынын!
Мин – бер тургай биеклектә
Тыңла!
Яше, карты онытылсын!
Минем җырым ялгызларның
Сагышларын оныттырсын!

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев