Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәнсура

Алла белсен, гомере буе авылны үз иткән Инсан картлар кая сыеныр?

Авыл очында ике катлы коттежда яшәүче “Озын Мәнсура” бозау кадәрле эте белән чик сакчысы кебек капка төбенә чыкты да сарыкларын ияртеп баручы Инсан картка кычкырды:

- Ал сарыкларыңны! Өй каршымны пычраталар!   Соңгысы булсын! Югыйсә этем белән талатып ташлыймын үзләрен!

- Мәнсура сеңлем, без бит авылда яшибез, элек-электән һәр өй каршыннан сыеры да, сарыгы да, кәҗәсе дә узды. Беркем дә моңа җикеренмәде. Ник син алай тупас кылынасың? - дип гаҗәпләнде Инсан карт.

- Ул элек шулай булгандыр, ә без хәзер современный авылда, мал-туарсыз гына, культурный яшәргә тырышабыз - диде “Озын Мәнсура” этен сыйпаштырып.

- Современный авыл, Современный Мәнсура, - дип гаҗәпләнеп,  үзалдына сөйләнеп китеп барды Инсан карт үз урамындагы бу хәлне башына сыйдыра алмыйча. - Бу бит - шофер Маннур кызы шулай кылына. Оныткан, оныткан бит үзенең катык ашап үскән чакларын. Ай-һай үзгәргән Мәнсура.

Мәнсура гына түгел, авылның да элеккеге йөзе кайдадыр үзгәрә, югала бара бугай. Элеккеге елларда авылда сыер, сарык  асрамый торган кешеләрдән  көлсәләр, хәзер “современный Мәнсуралар” мал-туар асраучылардан көлә башлады.  Бу авылның  асты өскә килде дигәнне аңлата түгелме соң?

Бусы бер хәл. Әле моның янына башка хәлләрне дә тезештерергә була бит. Кайберәүләр авыл төтенен дә яратмый башладылар. Соңгы вакытларда Инсан картның уң яктагы күршеләре: “Бабай мунчаңның төтене авызыбызга керә, без бит мунчасыз яшибез” – дип, аңа йомшак кына, душ кабинасы алырга киңәш иттеләр.

Авыл очында “Озын Мәнсурага” сарыклар, уң як күршегә мунча төтене, суң як күршегә әтәч кычкырганы ярамаса, - Алла белсен, гомере буе авылны үз иткән Инсан картлар кая сыеныр?

Рөстәм АРИФУЛЛИН. Иске Кулаткы

фото: stihi.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев