Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәңгегә яныңда калырмын...

Диңгезнең зәңгәрсу күзләре нәкъ синең караштай күренә...

Диңгезләр күк белән тоташкан,

Матурлык күзләргә нур элә.

Синең күк, онытылмыйм, дип, ахры,

Ашыгып күңелгә үрелә.

Дулкыннар иркәли тәнемне,

Онытылып омтылам түренә.

Диңгезнең зәңгәрсу күзләре

Нәкъ синең караштай күренә.

Бөтереп бирәзә кочакта,

Диңгезем, яратчы, сагындым!

Китсәм дә ярыңнан еракка

Мәңгегә яныңда калырмын.  

Айгөл Имамиева. Теләче районы

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев