Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Менә тагын мин синсез

Сагынудан йөрәк күпме түзәр...

Җир өстенә тагын карлар яуды,

Синең урам калды бер эзсез.

Әллә карлар сине качырдылар,

Менә тагын калдым мин синсез?!

 

Салкын җилләр урау юлларымнан,

Себерделәр эзең, мин сүзсез.

Кышларымны ялгыз үтәрменме,

Менә тагын калдым мин синсез?!

 

Көннәремнең кояшы да ерак,

Төннәремдә ялгыз мин, үксез.

Сагынудан йөрәк күпме түзәр,

Менә тагын калдым мин синсез?!

 

Гөлнур Васыйлова. Мамадыш районы

 

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев