Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мең тапкыр...

Мең кабат үкендем, ялгыштым...

Мең кабат үкендем, ялгыштым,

Сүз бирдем искә дә алмаска.

Йөрәк ул йөрәк тә түгелдер:

Хатадан үртәлеп янмаса?!

 

Мең кабат уйларда тирбәттем,

Хәтерләп гел синең исемең...

Үзәкләр өзелеп сагыну

Булмаса, тәме юк хисемнең!

 

Мең кабат “Оныт!” дип боердым,

Килеште йөрәгем беразга.

“Оныт!”ны оныттым нигәдер

Кайткач та кабаттан бу язга,

 

Мең тапкыр тиргәдем үземне.

“Сөймә дә, көтмә дә, язма да!”

Озакка югал дип тиргим дә,

Түзәлмим, түзәлмим азга да...

 

Мең кабат уйларда тирбәттем,

Хәтерләп гел синең исемең...

Үзәкләр өзелеп сагыну

Булмаса, тәме юк хисемнең!

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев