Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мең адым

Бу дөньяга аваз салганчы ук Гомер юлы язып куела. Еллар узган саен шушы юллар Үталмаслык авыр тоела. Юлларыбыз уңган чакта гына Сөенәбез, шашып көләбез. Сикәлтәләр очрап абынганда, Язмышларны тиргәп сүгәбез. Язган язмышларга риза булыйк, Җиңел юлга бер дә кызыкмыйк. Авырлыктан ялгыш башны иеп, Начар юлга һич тә юллыкмыйк. Һәр адымны, зинһар, уйлап атлыйк, Начар юлга җитә бер адым. Кылган ялгышларны төзәтергә, Яхшы юлга кирәк мең адым.

Гөлбаниз Сәгыйдуллина. Теләче районы


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев