Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәйданым – гүзәллегем

Ат мәйданы – яшел чирәм, Узды шунда балачак. Аның якты истәлеге Гомерлеккә барачак. Нигәдер авыр кичердем Яшеллекнең бетүен. Шунда каршы ала идек Сыер, сарык көтүен. Ямен саклап калу өчен Кемнәрдер бит булышкан. Ярый әле бакчасы бар: Ветераннар тырышкан. Тезелеп киткән зур-зур йортлар. Һәрбер йорт – үзе авыл. Һәр икесе арасыннан да Үтә бара бер тар юл. Һәр көн иртә таңнан торып Чыгам ишек алдына. Җил коеп куйган алманы – Җыеп керәм алдыма. Бик үк тәмле булмаса да, Ярап тора алмасы. Шулай юанып яшимен – Ике йортның баласы. Өч төрле өч алмагач Ямьләр өсти өйләргә. Үзе илһам, үзе җыр Кадерен белгәннәргә. Ат мәйданы – яшел чирәм, Узды шунда балачак. Аның якты истәлеге Гомерлеккә барачак.

Наҗия Хәбибуллина. Минзәлә шәһәре


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев