Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәхәббәт угы

Мәхәббәтемне табам, дип, Аткан идем угымны. Сазлык эчендә бер бака Бүлде барыр юлымны.   - Син, бака, минем язмышым, Яшәрмен сине сөеп. ...Сылуга әверелер, дип, Үтте гомерем көтеп.   Күпме могҗиза көттем мин Яна таңнар аттырып. Китәсе калган угымны Шул сазлыкта калдырып.
Автор: Гөлбаниз Сәгыйдуллина Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев