Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәхәббәт колы

Их, ул яшьлек! Үлеп гашыйк булсаң, сандугач кебек сайрата да, карлыгач кебек очырта да икән ул сине...

Фәтхулла картның беренче мәхәббәте Мәрфугага соңгы сәлам хаты

Исәнме Мәрфуга!

Еллар үтеп, гомер көзләренә җитеп барганда, сиңа соңгы хатымны язырга булдым. Аны синең исемгә юлларга йөрәктә туган кайнар хисләрем мәҗбүр итте. Исеңдәдер, Мәрфуга, гөлчәчәкле яшьлек еллары. Ул вакытта син минем беренче хисләремне уятып, мин сиңа үлеп гашыйк идем. Синең матур йөзеңә карап, сокланып мәхәббәтнең тирән диңгезендә йөздем. Сине күрер өчен, урамыгызга, капка төбегезгә зур сукмаклар салырга туры килде миңа.

Бүгенгедәй дә исемдә күрешергә чыгарсың дип, өегез каршында әче итеп сызгыруларым.

Их, ул сызгырулар!

Ул вакытта күршегез Ибадулла (хәзер мәрхүм инде) төн уртасында тавыш чыгарып, йокысын бозып йөргәнем өчен, ярты сәгать чамасы «Мулла тыкрыгы» буйлап куып йөргән иде.

Их, ул яшьлек! Үлеп гашыйк булсаң, сандугач кебек сайрата да, карлыгач кебек очырта да икән ул сине. Мәрфуга, мин дә синең каршыңда оча торган кош кебек идем. Тик мин үземне ябык бүлмәдән синең яныңа иреккә чыгарга дип, тәрәзәгә барып бәрелеп, идәнгә егылып, хушын югалткан кош кебек хис итә идем бит. Кыскача гына әйткәндә, сызгырдым-сайрадым, очтым-егылдым, яндым-көйдем һәм синнән җаваплы мәхәббәт булмагач, бәләкәй кисәү агачына әйләнгән кебек, тәмам сүндем мин…

Инде еллар синсез үткән. Бүген гомеремнең сигезенче дистәсен ваклаганда сине уйлап, йөрәгем телгәләнеп, әллә нәрсә эшләп китте. Бу хәлне соңгы чиктер, үләргәдер дип тә юрадым. Ләкин ялгышканмын, йөрәктә сиңа карата кабат утлар кабынды да кабат сөю ялкынында яна башладым. Һәм шушы янулардан сиңа хисләрем ташып менә бу хат юллары чыкты да. Шушы шашкан хисләр арасында бер үтенечем дә туды сиңа, Мәрфуга. Үтенечем шул-гомернең азагында булса да бер күрешик инде Мәрфуга! Яшь вакытта кавышып баллы айларыбыз үтмәсә дә хәзер өстәл артында кулыңннан тотып бал белән чәй эчеп, бәхилләшсәм шул җиткән миңа.

Сәлам белән, яшьлегеңнең мәхәббәт колы - Фәтхулла.

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев