Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәхәббәт кирәк

Безгә кирәк кайнар йөрәк...

Хатын-кызга нәрсә кирәк?

Күпсенмәгез, бик күп түгел!

Безгә кирәк кайнар йөрәк,

Җан эретер йомшак күңел.

Хатын-кызга нәрсә кирәк?

Уйлап баксаң, бигрәк аз да:

Сөйгән ярдан җылы назлар,

Салкын кышта – чуак язлар.

Хатын-кызга нәрсә кирәк? –

Түгел йөзәү, түгел меңәү,

Җаның аңлар кеше кирәк,

Бар галәмдә тик УЛ – берәү!

Хатын-кызга нәрсә кирәк? –

Төпченмәгез, сорамагыз!

Начар уйлап, шөбһәләнеп,

Әллә ниләр юрамагыз!

Хатын-кызга нәрсә кирәк? –

Өй эчендә тәхет кирәк.

Тәхет түрендә утырган

Мәхәббәтле бәхет кирәк!

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызыБашкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев