Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Матурлыкны күрә белергә кирәк

Көнгә карап узгәрмәсен безнең сизгер куңелләр...

Һәрбер көннең матурлыгын
Күрә белергә кирәк,
Кояшлы көннәрең синең
Булса да әгәр сирәк.
Җәен яңгырлы көннән дә
Ямь таба белү кирәк.
Кышын, буранда адашмый,
Юл таба белү кирәк.
Көнгә карап узгәрмәсен
Безнең сизгер куңелләр.
Күтәренке кәеф белән
Үтсеннәр һәрбер көннәр.

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев