Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мәхәббәт

Бар нәрсә сөюдән башлана...

Бар нәрсә сөюдән башлана:

Бәхет тә, үкенү, шатлык та.

Мәхәббәт агуга әйләнә

Чын агу - киткәндә артыкка!

 

Беразга тынычлап йөрисең

Күңелдә котырган хисләрдән.

Кем инде батмаган, чыкмаган,

Мәхәббәт диңгезен кичмәгән?!

 

Дару да мәхәббәт, кайчакта

Баш тартып була ул дарудан.

Янасын белеп тә күңелең

Тартыла мәхәббәт-агуга.

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев