Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Локман Хәким турындагы риваятьтән һәм Давыт пәйгамбәр тарихыннан

Яхшылык, начарлык та тел һәм йөрәк катнашында эшләнә...

Давыт пәйгамбәр Локманга

Куша бер куй чалырга.

Иң яхшы җиреннән ике

Кисәк кисеп алырга.

Локман куйның теле белән

Йөрәген кисеп ала.

Иң яхшысы шушылар дип

Давыт учына сала.

Инде алып кил, ди Давыт,

Ике начар кисәген.

Шул ук тел белән йөрәкне

Алып килү исәбен.

Белгәч, пәйгамбәр аптырый, -

“Аңларга моны ничек?

Ике очракта аласың

Бер үк җиреннән кисеп”.

Хикмәт шунда, дигән Локман,

Яхшылык, начарлык та

Тел һәм йөрәк катнашында

Эшләнә чынбарлыкта...

Фәүзия Мөхәммәтова, Норлат

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев