Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Лимон... Миллион...

"Лимон" - хәзерге заман күзлеге белән караганда, бу сүзне бай кешеләр үз телләрендә "миллион сум акча" дип йөртә.

Язучы Камил Кәримовның "Казан утлары" Инстаграмында коронавирус турында чыгышын тыңлаганнан соң

 

"Лимон" - хәзерге заман күзлеге белән караганда, бу сүзне бай кешеләр үз телләрендә "миллион сум акча" дип йөртә. Шәһәр урамы буйлап барганда еш кына аларның авызыннан "А сколько лимонов стоит этот дом или машина?" дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Их бу миллион сум! Тик ул бүген ярлы кешеләрнең кесәләрендә ятмый шул.

Малга мохтаҗ халыкның миллионнары булмаса да, элек аларның кибет киштәләреннән чын лимон алып, тәмләп чәй эчү мөмкинлеге бар иде. Хәзер ул да юкка чыга бара бит. Ник диярсез? Моңа кадәр аның 1 килограммы 120 сум булса, хәзер ул 550 сумга күтәрелде дә куйды. Кем соң аны шулай югарыга чөйде? Билгеле инде, бүгенге заман чире - коронавирус. Шушы авыру белән көрәшү йөзеннән халык аны запас итеп 5әр, 6шар килограмм сатып ала башлады. Нәтиҗәдә, кибет киштәләре бушап калды һәм әлеге цитрус дефицитка әйләнде дә, җәмәгать. Ә сәүдәгәрләргә шул гына кирәк. Янәсә "Халык барыбер ала бит!", дип  хакны дүрт мәртәбәдән дә артыкка күтәрделәр дә куйдылар.

Лимон - Миллион... Югарыда әйткәнчә, безнең сәүдәгәрләр шушы каронавирус авыруыннан файдаланып, лимонны бәя хакка сатып үзләренә чынбарлыкта миллионнар тупларга керештеләр бугай...

 

 Рөстәм Арифуллин, Иске Кулаткы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев