Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әлфия монологы (хикәя)

Әтисез үстек без. Әтиебез үлеп киткәндә мин беренче класста укый идем, зур апага 14 яшь тулган иде, иң кече энебез әтидән алты айлык булып калды. Без биш кыз, бер малай идек. Алты баланы әни ялгыз үстерде, төн йокламады. Көндез эшкә йөрде, төнлә йорт эшләрен карады, тик бераздан бик нык авырып китте...

Әтисез үстек без. Әтиебез үлеп киткәндә мин беренче класста укый идем, зур апага 14 яшь тулган иде, иң кече энебез әтидән алты айлык булып калды. Без биш кыз, бер малай идек. Алты баланы әни ялгыз үстерде, төн йокламады. Көндез эшкә йөрде, төнлә йорт эшләрен карады, тик бераздан бик нык авырып китте. Ун ел урында ятып чирләгән әниебез Ходай кушып терелде. Аягына басты, ниһаят, яңадан эшли башлады. Зур апам бөтен көчен биреп карады аны, шуңа кияүгә дә соңлап кына чыкты. Алты балалы булуына карамастан, әнине яратып яучы җибәрүче ирләр булды булуын, ләкин без - балалары аяусыз идек. Ничек инде... Ул бит безнең әни! Нишләп без аны чит кешегә бирик ди? Юк, бирмибез! Җибәрмибез әнине кияүгә!

Балалар әни яки әти хәлен аңламыйлар икән шул, үз башларына төшмичә. Ә минем башыма төште андый хәл. Дөрес, мин иремнән алты бала белән калмадым, әлбәттә, шулай да бердәнбер улым белән ялгыз калырга туры килде.

Беренче ирем белән кавышканнан соң улыбыз туганчы тату гына яшәдек.. Икебез дә эшләдек, дөнья җиткердек. Бала тугач, ирем эчә башлады. Менә шунда мин үземнең никадәр бәхетсез икәнемне аңладым. Минем сеңелкәш-апаларым бар да ирләреннән уңдылар: үзебезнең авыл егетләренә чыгып матур, тыныч яшиләр, балалар үстерәләр. Ә минем иремә икебез оештырган тормыш ошамый башлады. Әйе, тормышыбыз гади генә: тырышып эшлибез, улыбыз үсә, менә мәктәптә дә укый башлады, гел “4”кә – “5”кә генә. Аңа сөенүче әти булмады, ирем көн дә эчеп кайта да, тавышлана торган булды. Тормышыбызның яме бөтенләй китте, ә мин төшенкелеккә бирелдем.

Туганнарым авылыбызга кайтырга чакырдылар. Тик әниебезне ун ел караган апама мәшәкать тудырырмын дип төп йортыбызга кайтырга кыенсындым. Язмышым бер вакыт үзгәрер дип тә уйламадым, башымны иеп тик эшләп йөрдем. Эштән кайтуыма өйдә тавыш купканга өйрәнеп беттем инде дигәндә генә, ирем кинәт эчүен ташлады. Тик гаиләбез тормышын төзәтер өчен түгел икән - ул бер бай хатынга гашыйк булган. Бераздан шул хатынга йортка кереп башка авылга күчеп тә китте. Мине ялгыз итеп, улыбызны әтисез калдырып китте. Җиңел түгел иде хәлем, авылдашларның кырын карашларын аеруча авыр кичердем. Баш күтәрмичә өч эштә эшләдем, улыма хәлебезне аңлатырга тырыштым. Улым тыныч холыклы, тыңлаучан булып үсте, барын да аңлады. Мәктәпне тәмамлагач, башта техникумга кереп укыды. Тик бераз укыгач ошатмады да, училищега күчеп механик булды. Аннары Уфада газовиклар курсын бетереп, эшен дә тапты, яхшы гына эш хакы алып эшли дә башлады. Аллага шөкер, бер эштән дә курыкмый торган егет булып үсте!

Әмма мин үзем ялгыз яшәүгә өйрәнмәгән идем әле. Шул чакта әнием искә төште дә инде. Ул кияүгә чыгам дигәч, безнең риза булмавыбыз да... Бик авыр булгандыр инде мәрхүмәбезгә.

Бәхет һич көтмәгән вакытта һәм уйламаган җирдән табылды. Икенче ирем белән яшәвебезне тик бәхет дип кенә атый алам мин. Каян таптың син бу иреңне, дигән соруга гел көлеп җавап бирәм:

- Эскәмиядә утыра иде, шуннан алдым да кайттым, - дип шаяртам.

Чынында исә, танышуыбыз болай булды... Бер якшәмбе көнне, базардан ике пакет күтәреп, автобус белән кайтырмын инде дип, тукталышка килеп җиттем. Авыр пакетлар күтәрүдән кулым өзелеп төшә дип торам. Тукталыштагы эскәмиядә бер ир кеше генә утыра иде, мин урысча:

- Подвиньтесь, пожалуйста, - дидем дә пакетларымны куйдым.

Ир кеше татарча эндәште:

- Мин Сезнең ирегез булсам, шундый авыр әйберләр күтәртмәс идем, - диде.

- Ирем юк шул минем, - дип җавап бирдем дә теге иргә күтәрелеп карадым.

Шуннан ул миңа үзенең яшьлек дусты янына килүе, журналист булып Казанда эшләве турында сөйләп китте. Аннары телефон номерымны сорады. Мин таныш булмаган кешеләргә телефон номерымны бирмим, дигәч, ул:

- Минем исемем Рөстәм, - диде дә үзенең телефон номерын бер кәгазьгә язып бирде. Мин алмаска әйткән идем дә, Рөстәм:

- Бик авыр булганда шалтыратырсыз, алыгыз! – дип күземә тутырып карады. Карашы җитди һәм ягымлы иде аның. Мин ризалаштым.

Телефон номеры язылган кәгазьне кесәгә салып куюга, автобус та килеп туктады. Рөстәм, пакетларны күтәреп алып, мине автобуска утыртты. Үз исемемне шул вакытта гына әйттем. Хушлаштык.

Онытмадым мин аны, тик үземнең телефон номерымны бирмәдем бит, димәк безнең яңадан очрашуыбыз миннән генә тора дип уйланып йөрдем.

Ике ай үтеп тә китте, Рөстәм исемнән чыкмады. Кая куйдым соң әле аның телефон номерын? Ә! Исемә төште! Мин бит, ашыгыч нәрсәдер язарга кирәк булып кәгазь тапмагач, улыма биреп торган идем телефон язылган кәгазь кисәген, буш җиренә язсын дип. Улымнан сорагач, Әни, югалды инде ул кәгазь, дигән җавап ишеттем дә ,"Эх!", дип кенә куйдым.

Насыйп булмаган инде күрешергә дип уйлаган идем, берничә көн үткәч, кер юганда улымның чалбар кесәсеннән кечкенә кәгазь кисәге килеп чыкты. Карасам – Рөстәмнең телефон номеры! Шул минутта ук шалтыраттым да бераз онытыла башлаган тавышын ишетеп сөендем. Рөстәм дә мин көткән сүзләрен кызганмады: “Әлфия, син миңа беренче күрүдә үк ошадың! Чакырсаң – бүген яныңа барам, бәлки бергә бәхетле булырбыз!” – диде.

Ике ел бергә яшибез инде. Өченче ел китте. Күз генә тимәсен, дип куркам. Мин эшкә йөрим, улым да эшли, ә Рөстәм йорт эшләрен башкара: ашарга пешереп тора, кичен табын корып, безне көтеп ала. Гаиләбез түгәрәкләнде. Өстәл артына утырып сөйләшкәч, күңелләр ачылып китә, Рөстәм пешергән тәмле ашларны ашыйбыз. Хатын-кыз яки ир-ат эше дип аермый ул, барысын да эшли белә, мине ярата, улымны да якын күрә. Ә иң әһәмиятлесе – эчми!

Наҗия Гәрәева. Кандра-Котый авылы

Фото: pixabay

Теги: каләм тибрәтүчеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәхетле булырга беркайчан соң түгел Бәхетле булыгыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      эшсез ирне йртка кертсэн ни эшлэсен инде ашарга да пешермэгэч жылыжир тапкан хатын эшли ир эйдэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Беренчесеннэн ансат котылгансыз,бэхетегез,исеректэн котылып булмый ,алар башта улэлэр аннарыгына аракыларын ташлыйлар

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эчми торган,таянырдай ирлэр язмагандыр дим инде