Әле генә...

Әле генә таңнар аткан иде,

Кояш дөнья белән танышты.

Мин вакытны күп дип санаганмын,

Ә көн инде төнгә авышты.

 

Шулай бит без, һаман күңелләрне

Ышандырып йөргән булабыз.

Көннәр түгел, гомер уза икән,

Шуны бик соң аңлап алабыз.

 

Без күнеккән һәркөн бервакытта

Таң ата да иртән, кич була.

Искә алгач үткән гомер юлын,

Ирексездән күзгә яшь тула.

 

Әле генә сабый бала идек,

Әле генә без бит яшь идек!

Әле кичә генә янып-көеп,

Саф йөрәктән, тәүге яр сөйдек.

 

Сүз бирешеп, пар балдаклар кидек,

Куеныбызда кочтык сабыйлар.

Ышансагыз, бар да кичә иде,

Ул сабыйлар, баксаң - абыйлар!

 

Бүген тагын сизелми дә калды,

Янә бер көн төнгә авышты.

Бер җавап юк, бары гәүдә генә,

Талчыкканга бераз салышты...

 

"Олыгаймыйм" өчен карышты!

 

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: