Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көзге серенада

Кушыл син дә, дустым, соңлама...

Күксел шәлне иңнәренә салып, 
Урман кызын коча Күк-егет, 
Җил абзый да суза, әй, тальянын, 
Болыт-ханымнарны биетеп. 

Алтын төсләр кочагына сеңеп, 
Салмак бии каен, юкәләр. 
Аны күргәч, сагышларны белмәс 
Чыршы-наратлары үпкәләр. 

Көнләшәме, үрелә–үрелә карый 
Кыр-басулар көзге вальска. 
Кылганнары таудан йөгереп төшеп, 
Бөтерелә соңгы вальста. 

Горур Тау да Чишмә җырын тыңлый, 
Инеш кызы Таңга моңлана. 
Һәр тарафта көзге серенада, 
Кушыл син дә, дустым, соңлама. 


 

Гөлнур Васыйлова, Мамадыш

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев