Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көз бизәге

Әллә табигать хәйләкәр, әллә үзем алданам...

Җир-келәмне җайлап түши
Яфракның сарылары.
Озата җәй әкрен генә
Көннәрнең асылларын.
Чагыла көндә сарылык,
Юк, юк, алтынсу икән!
“Тәгәри китте йомгагым”
Бары көзләргә җиткән.
Әллә табигать хәйләкәр,
Әллә үзем алданам.
Үтеп барган гомеркәйнең
Бизәгендә алланам. 

Люция Әблиева

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев