Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кызыл миләш

Карашларыңнын серләрен аңлый алмамын төсле...

Кызыл миләш - иреннәрең,

Татый алмамын төсле,

Карашларыңнын серләрен

Аңлый алмамын төсле.

Килче, иркәм, күрче хәлем,

Кызарганда миләшләр.

Сине сөюләрдән никләр

Яна икән йөрәкләр...

Кызыл миләш әче була,

Татлы була сөюләр.

Бер татысаң сөю тәмен,

Үтәр яну-көюләр.

Кызыл миләш кебек кенә

Кызарасың үзең дә,

Тылсым бардыр иркәм синең

Һәрбер әйткән сүзеңдә.

Сине сөюләрдән әллә

Кызарамы миләшләр.

Мәхәббәтнең назыннан

Өлгерәләр тәлгәшләр.

Динә Җәләева. Балтач районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев