Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

"Кызларымны кочып, мин дә тол калдым..."

Ташлап киттең безне мәңгегә.

Өзгәләнеп сайрый-елый бер кош.
Югалтканмы әллә үз парын?
Ачы югалтуга түзә алмый
Җырга салган шулай моң-зарын?.

Югалтулар ачы була шул ул,
Өтеп-өтеп ала йөрәкне.
Ялгыз калгач, аның нужасы да
Рәхәтләнеп бирә кирәкне.

Кызларымны кочып, мин дә тол калдым.
Ташлап киттең безне мәңгегә.
Бу хәтле дә авыр газапларга
Дучар иттең безне син нигә??!

Кызларыбыз, диеп яшәдем мин.
Авыр чакта түздем, сынмадым.
Күпме генә гайбәт таралса да,
Вөҗданым чиста: гөнаһ кылмадым.

Ирле кеше көнләшердәй дөньям,
Көнне төнгә кушып эшләдем.
Тешем кысып түздем, белгертмәдем.
Күрмәгәндер һичкем күз яшем.

Кызларымның инде үз тормышы.
Олы юлдан атлап баралар.
Йөрәгемнән чыккан изге теләк:
Ак юл телим сезгә, балалар!

 

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев