Кышкы ямь

Ява карлар, ява, бөтерелә, Әйтерсең мамык оча. Җиргә түшәлгән карларны Яшик кадерләп кенә. Әнә чаңгы эзе китә Урман ягына таба. Саф һавасын сулар өчен Һәркем шунда ашкына. Кинәт кенә бер матур кош Пырхылдап очып китә. Урман шаулап куя шунда, Сихри тынлыкны боза. Ботактан ботакка кунып, Җим эзли торгандыр ул. Кышкы суык бик туңдыра, Очып җылынадыр ул. Кошкайларга җимлек ясап, Агачка элеп куйдым. Рәхәтләнеп ашасыннар – Күп итеп бөртек салдым. Әнә песнәк килеп кунды Җимлегем кырыена. Рәхмәт әйткән төсле итеп, Канатын кагып куя. Ашагыз, әйдә, ашагыз! Тагын салырмын бөртек. Күңелдә шатлык булганда Яшәүләре дә кызык.

Җәләлтдинова Динара Илдар кызы,

Буа шәһәре 2нче лицееның 10нчы сыйныф укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: