Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кышкы ямь

Урамда кыш. Карлар ява Тын гына, мамык кына...

Урамда кыш. Карлар ява

Тын гына, мамык кына...

Кар өстеннән эзләр салам,

Каладыр сукмак кына.

Сукмаклары: гади түгел,

Җем-җем итә үзләре.

Карларда булган яктылык

Чагылдыра күзләрне.

Карларның аклык, пакълеге

Күчсен иде күңелгә.

Изге эшләр генә кылып

Матур булсын бар дөньялар,

Тынычлык хөкем сөрсен!

Кар бөртекләре Җир шарын

Саклап, юрганга төрсен.

Алинә Хәйруллина. Чистай районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев