Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кышкы сандугач

Кышкы бер кич. Буран. Ерак юлдан егет кайтып керә өенә...

Кышкы бер кич. Буран. Ерак юлдан

егет кайтып керә өенә.

Ана каршы ала, ул кайтуга

сөенә дә үзе, көенә.

"И, балакай, нигә юлга чыктың?

Төшләр күрдем кичә саташып.

Шушы кышкы акман-токманнарда

юлда калсаң әгәр адашып?"

Тышта буран улый... Әйтерсең лә,

йөз бүреләр анда җыелган.

Күпме кеше шундый бураннарда

өшеп-туңып юлда егылган...

“И, әнекәй, ничек түзеп торыйм

мин сезләрне өзелеп сагынгач.

Туган җирдә буран буранмыни,

Туган җирдә буран – сандугач!”

Фаил Вахитов. Башкортстан

картина авторы: Ю.Березин; ru.pinterest.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев