Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кышкы моң

Кышын бөтен тирә-юньгә Ап-ак мамык кар ява.

Кышын бөтен тирә-юньгә

Ап-ак мамык кар ява.

Агачлар да ак күлмәктән

Никтер моңаеп кала.

Каеннар да бигрәк боек

Көннәр салкынга таба.

Ботакларына бәстән чук,

Иңенә ап-ак шәл яба.

Миләшләрнең тәлгәшенә

Кар бөртекләре төшә.

Әллә инде бу миләшләр

Суыкта ныграк пешә?

Усакларны, имәннәрне -

Барысын бәс каплаган.

Җил дә исми, гүя ул да

Гүзәллеккә соклана.

Гатина Язилә

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев