Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кырым

  Саубул, диңгез, ерак Кырым иле, Бакчасарай, Кырым ханы өе, Изге хатирәләр, "елак фонтан", Пушкин үзе аңа җырлаган дан! hәр ягында - ошбу җирдә биек таулар, Бездәге күк булмаса да, үсә таллар. Бу туфракка кардәшләрнең каны тамган, Арысландай гаярь ирләр башын салган! Озатып калды башын иеп бер ак тополь, Каршылады мәшhур шәhәр - Севастополь. Батыр ис(е)мен юкка гына ул алмаган, Дошман явын иң беренче каршылаган! Сәфәремне дәвам итәм, Ялта - алда, Җылы диңгез, зур дулкыннар бәрә ярга, Сулыш алу шундый рәхәт, чиста hава - Бар сырхавың-чирең монда син дәвала! Әйе, якташ, күркәм, хозур Кырым җиле, Ташкыяда замок - "Карлыгачның өе", Ә шулай да якын миңа Арча җире, Бернигә дә алыштырмам туган илне!

Марсель Шарапов. Арча районы


Фото:  Марсель Шарапов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев