Кычыткан

Авылымнан киткән чакта, Гөлгә диеп, бераз алдым. Бала-чагым сукмагыннан, Туган ягым туфрагын.   Килгәч гөлләр утырттым мин, Иртән-кич сиптем сулар. Гөл урынына бер кычыткан Чыгар диеп, кем уйлар.   Сабый чактан истә әле, Аяк кулны чагып алган. Ачлыклардан күпме җанны, Үлемләрдән саклап калган.   Ул мине дә сагышлардан, Саргайма, дип озата килгән. Бик кадерләп карар идем, Гөл янында үсәр микән.

Әлфия Сибгатуллина,

Түбән Кама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: