Күз тимәсен

Көнне ямьгә күмеп карлар ява,
Буран гына дулап китмәсен.
Ак хисләргә күмелеп яшәүләргә,
Күзләр генә тия күрмәсен.
Ак бәсләргә төренеп утыралар,
Агачларга кагылып үтмә син.
Юрганнары җылы – яшәү ямьле,
Күзләр генә тия күрмәсен.
Төнге ай да күзен кыса безгә,
Йолдыз гына көнли күрмәсен.
Кышкы хозурлыкка, я бер Аллам!
Күзләр генә тия күрмәсен!
Гөлнур Васыйлова, Мамадыш районы
фото: mobilmusic.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз