Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Күрә белсәң

Кышкы миләшләрдән күңелемә, cиздермичә ялкын үрлидер...

Ак бәс сорган агачларны күреп

И сөенгән синең бу балаң.

Күңелемдә туган ак хисләрне

Көйгә салып менә җыр язам.

Дөньясына тоташ аклык иңгән

Гаҗәпләнеп күпләр тукталган.

Миләш ботаклары актан булса,

Тәлгәшләрен гүя ут алган.

Күңел күзе белән карау кирәк,

Маңгай күзе барсын күрмидер.

Кышкы миләшләрдән күңелемә,

Сиздермичә ялкын үрлидер.

Әлфия Сибгатуллина. Түбән Кама

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев