Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Күңелең упкынында...

Йөрәк, кемне шулай көтәсең?!...

Чәчләреңне тарап,

Көзгеләргә карап,

Йөрәк, кемне шулай көтәсең?!...

Өзгәләнә күңел,

Мин бәхетсез түгел,

Сөю, нигә каты чиртәсең?

Тәрәзләрдән карап,

Минутларны санап,

Килер юлың синең күзәтәм.

Ах, бу йөрәк тиле...

Онытмый бит сине.

Торган саен сөя, мин әйтәм.

Чәчләремне үреп,

Көлгән битлек киеп,

Йөргән юлларыңа мин чыгам.

Сөйсә-сөйсен күңел,

Янсын-көйсен йөрәк,

Сөюеннән аны мин тыймам.

Көзгеләргә карап,

Чәчләреңне тарап,

Кемне, кызый, шулай көтәсең?

Күзләреңдә - дулкын,

Күңел төбең упкын,

Шул упкында кемне йөртәсең?!

Гафурова Гөлзилә Фәһим кызы, Балтач районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев