Күңел боеклыгы

Йоклаган чишмәләр куенына
Яфраклар тын гына коелганда,
Җырлатмый да, шигырь дә язылмый
Әллә ничек күңелкәем боек менә.
Йолдызлар да кызыктырмый төндә,
Эшем дә юк сыман йолдызларда;
Юкка чыккан чакта алсу иртә,
Учларымда - соңгы тамчыларга.
Чия бакчасында да йөрмим мин,
Ак чәчәккә күмелсә дә бар җир.
Яңгыр... Сагыш биләгән күңелне -
Сәер тойгы сиздергәнгә тәкъдир.
Җан өстендә торып көтмәгез дә,
Очар диеп күңел, канат җәеп.
Аңарга да кирәк бит тынычлык,
Аеруча, сызлаганда - көеп.
Гөлсинә Ханәфи Хайретдинова-Сафина. Димитровград
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз