Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Куллар-кулда

Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем.

Чиксез җиһан киңлегендә

Якты йолдыз ул – син, дидем.

Меңнәр арасыннан, иркәм,

Сине сайлап, сине сөйдем.

Куллар – кулда, күзләр – күздә,

Кирәк түгел артык сүз дә.

И, Ходаем, теләгем бер –

Парлы гомер бир син безгә.

Сөюебез ялкынында

Җылынырбыз икәү, иркәм.

Нинди бәхет – Ходай безгә

Чын мәхәббәт бүләк иткән.

Күз тимәсен, сүз кермәсен

Арабызга гомер буе.

Киләчәктә көтсен безне

Мәхәббәтнең алтын туе.  

Юныс Миңнемөхәмәтов. Башкортстан

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев