Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Күбәләк булсам икән...

Яннарыңда яшәр өчен мин күбәләк булсам икән!  

Җил йөгерә ялантәпи,

Җирнең өстен сыйпап китә.

Әкрен генә, назлап кына

Битләремнән сөеп үтә.

 

Гөл яфрагы башын игән,

Җиләкләр дә җиргә тигән.

Яннарыңда яшәр өчен

Мин күбәләк булсам икән!  

Әлфия Газизова. Алабуга шәһәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев